Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тарих битләре буйлап сәяхәт: Бөек Ватан сугышы

13 май көнне Олы Битаман авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында тарихның иң әһәмиятле чорына – Бөек Ватан сугышына багышланган мавыктыргыч кичә үтте. Чарада катнашучыларга алты турдан торган команда уены тәкъдим ителде: «Бөек полководецлар», «Даталар һәм вакыйгалар», «Җиңү коралы», «Герой-шәһәрләр», «Сугыш җырлары» һәм «Сугыш турында әсәрләр». Катнашучылар фронтлардагы хәлиткеч сугышларны һәм Җиңү коралын, бөек гаскәр башлыклары турындагы кызыклы фактларны, иң авыр вакытларда да совет солдатларының сугышчан рухын ныгытучы әдәби һәм музыкаль әсәрләрне искә төшерделәр. Чарага Бөек Ватан сугышы турында китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Чара Ватанны саклаган геройлар турында белемнәрне арттыру һәм истәлекләрне барлау өчен тагын бер мөмкинлек тудырды.