Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кем иң акыллы?

«Пушкин картасы» проекты кысаларында Коркачык авыл китапханәчесе яшьләр өчен «Кем иң акыллы?» дип аталган интеллектуаль баттл үткәрде. Катнашучылар ике командага бүленделәр, командаларына исемнәр сайладылар һәм ярыш башланып китте. Һәр дөрес җавап өчен команда бер балл алды. Баттл алты раундтан торды. «Баш мие өчен зарядка» раундында катнашучылар төрле өлкәләргә багышланган сорауларга җавап бирделәр. «Үткәннән сәлам» раундында узган гасыр уйлап табучыларын һәм ачышларын атадылар. «Бу кем тагын?» раундында атаклы кешеләрнең исемнәрен атарга кирәк иде. «Эмодзи буенча җырны таны» биреме яшлщргщ бик ошады. «Кью-Ар табышмаклар» раунды да булды, анда кодны сканерларга, табышмакны укырга, аны чишәргә кирәк иде. Командалар уен барышында белемнәрен, зирәклекләрен, тапкырлыкларын һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Уен бик күңелле үтте.