Сугыш турындагы китаплар-буыннар хәтере
Бөек Ватан сугышын искә алу, махсус хәрби операциягә ярдәм итү һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан Биектау авыл китапханәсе мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче сугышлар кабатланмасын өчен укучыларга котычкыч вакыйгаларны хәтердә сакларга һәм буыннан-буынга тапшырырга кирәклеге турында сөйләде. Чара барышында балаларга махсус хәрби операцияәдә катнашучы якташларыбыз турында сөйләделәр һәм геройлар турында видеоролик күрсәттеләр.
