Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кеше һәм әйләнә-тирә мохит

Усад авыл китапханәсе мөдире укучылары белән Усад авылындагы Журавлев паркында «Кеше һәм әйләнә-тирә мохит» дигән экологик сәяхәт ясады. Чарада кеше гаебе белән барлыкка килә торган экологик проблемалар, табигатькә һәм барлык тереклеккә сакчыл караш тәрбияләү, балаларны табигатьне саклау чараларында катнашырга өндәү турында әңгәмә узды.