Мин сезгә язам
24 майда славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Бу көн славян әлифбасын булдыручылар һәм славян халыкларының мәгърифәтчеләре изге апостоллар Кирилл һәм Мефодийның истәлегенә багышланган.
Чернышевка авыл китапханәсендә балалар өчен “Мин сезгә язам” дигән презентация күрсәтелде. Укучылар славян халыклары мәгарифе тарихында һәм гомуми культурасын күтәрүдә зур хезмәт куйган бертуганнар Кирилл һәм Мефодий турында, язу , хәреф барлыкка килү, , кулъязма китаплар хакында белделәр. Аннары балалар, интерактив викторинада катнаштылар, чара тематикасы буенча китаплар белән таныштылар.
