Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китапханә турында яшермичә.

Матур әдәбият балаларга акыл һәм эстетик тәрбия чарасы булып хезмәт итә, ул сөйләмне үстерүгә һәм баетуга зур йогынты ясый. Китап белән кызыксынуны саклап калуда, уку – кешене әйдәп баручы эшчәнлек буларак,  бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.Хәзерге вакытта  әзергә-бәзер образлар гына биреп, кешеләргә аерым бер ысул белән йогынты ясый торган гаджетлар  укучыда китап белән кызыксынуны һәм аның белән эшләү теләген киметте. Моның  җимешләрен  без бүген үк татый башладык инде: кешеләрдә сөйләм, фикерләү һәм  күзаллау, информацияне кабул итү сәләтләре, коммуникатив күнекмәләр, гомумән әхлак нигезләре нык дәрәҗәдә түбәнәя бара.  Ләкин, шуңа да карамастан, китапханәләр китап саклау урыны гына булып тормыйча,  күпкә зуррак мәгънәгә ия булып кала. Монда аң-белем һәм зирәклекнең аерым атмосферасы хөкем сөрә, һәм, сүз уңаеннан, бары тик китапханәләрдә генә аналоглары булмаган китапларны табарга була, аларны бернинди интернет та алыштыра алмаячак.

Ә яхшы китапны  каян алырга соң?  Кибетләрдә сатып алырга, иптәшләреңнән сорарга мөмкин, ә иң әйбәте –  китапханәгә барырга була.  27 майда илебез буенча Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Һәм менә бүген безне, Чернышевка модельле китапханә  хезмәткәрләрен «Тамчы» балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр һәм балалар  котларга килделәр. Балалар өчен китапханә буенча экскурсия үткәрелде. Китапханәче балаларга Чернышевка китапханәсенең тарихы, аның үз укучылары белән эшләве, анда эшләп килүче түгәрәкләр  турында сөйләде. Балаларга бигрәк тә балалар бүлегендәге китаплар һәм укылган әкиятләр буенча укучылар үз куллары белән «Кул эше яратучылар» түгәрәгендә ясалган пластилин уенчыклар ошады. Тагын балаларга китапханәдә үз-үзләрен тоту һәм китаплар белән эш итү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Әлеге кагыйдәләрнең берсе турында «Ум и Хрум – Тишина в библиотеке» мультфильмында сүз барды, аны балалар чара ахырында карадылар. Китапханәдән киткәндә, балалар бирегә әти-әниләре белән килергә вәгъдә иттеләр.