Кызыклы китаплар йорты
Ел саен 27 майда Россиядә Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.Бу бәйрәм китапханәчеләрнең генә түгел, ә китап яратучыларның да искиткеч бәйрәме, ул әдәбият дөньясы белән мавыгучыларны берләштерә. Бу көнгә Юртыш авылы китапханәсе «Кызыклы китаплар йорты» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде . Бу чарада китап укучылар китапханә тарихы, китап фонды белән таныштылар. Китапханәче белән бергә китапханәләрнең әһәмияте, китапханә һөнәре турында уйландылар.
