Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Белемнәрне саклау урыны

27 майда Бөтенроссия китапханәләр көнен бәйрәм итү традициягә әйләнде. Китапханәләр кешелекнең хәтерен саклау урыннары, борынгы кулъязмалардан алып, электрон ресурсларга кадәр төп мәгълүмат чыганагы булып торалар. Бу көнне Мүлмә авылы китапханәсе мөдире яшь китап укучылар өчен экскурсия үткәрде. Ул укучыларга китапханә тарихы турында сөйләде, китапханә фондына килгән яңа китаплар белән таныштырды. Абонемент, уку залы, алфавит һәм систематик каталогның нәрсә икәнен җентекләп аңлатты, алар белән ничек кулланырга икәнен күрсәтте. Китапханәдә үз-үзеңне тоту һәм китап белән куллану кагыйдәләре турында да искәртте.