Мәңге яшә китапханә
27 май-Гомумроссия китапханәләр көне – китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Китапханәләр кешеләрне белем,сәнгать,тарих,мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап – китапханәнең нигезе.Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар. Китапханәче хезмәте тыйнак,әмма бик тә күркәм. Ул сүздән тирән белемле булуны да,аралаша белү осталыгын да,сабырлык та таләп итә. Китапханәчеләр көне уңаеннан Суыксу авыл китапханәсе « Мәңге яшә китапханә» дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Китапханәче китапханәнең эшчәнлеге белән таныштырып үтте. З. Кадырова һәм А. Габдуллинаның әсәрләренә фикер алыштык.
