Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тәмәке урынына китап һәм газета

Биектау авыл китапханәсендә «Тәмәке урынына китап һәм газета» дигән сәламәтлек сәгате узды. Чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше, аның кагыйдәләре һәм кешенең сәламәтлеге нәрсәгә бәйле булуын искә төшерделәр. Шулай ук китапханәче укучылар белән тәмәкенең кеше сәламәтлегенә нинди начар йогынты ясавы турында фикер алыштылар. Балалар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.