Туган ягыбызның бөек шәхесләре
Китапханәләр көненә Кече Битаман китап бирү пунктында китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар укучыга районыбыз мәдәниятенә бәяләп бетергесез өлеш керткән якташларыбызның иҗаты һәм тормышы турында хәбәр итә. Китапханәгә килүчеләр районыбызның атаклы кешеләре турында өйдә уку өчен китаплар сайладылар. Күргәзмәдә С. Сәйдәшев, Р. Корбан, З. Хөснияр, Г. Шәрәфи, С. Габәши турында һәм башка китаплар тәкъдим ителде.
