Белем йорты- Китапханә
Ел саен 27 майда билгеләп үтелә торган Бөтенроссия китапханәләр көне Россия китапханәчеләренең һөнәри бәйрәме – китапханәче көне дә булып тора. Гомумроссия китапханәләр көне-китап белгечләренең, библиографларның, китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәме генә түгел, ул китап сөючеләрнең дә бәйрәме!
Бу искиткеч бәйрәм уңаеннан, Каенлык авылы китапханәсендә мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларга китапханәнең ничек төзелүе, анда китапларның ничек яшәве, каталоглар һәм сүзлекләр, энциклопедияләр һәм туган якны өйрәнү басмалары турында сөйләде.
