Китапның белмәгәне юк
24 майда Бөек рус язучысы, Безнең заман классигы, Нобель премиясе лауреаты Михаил Шолоховның тууына 120 ел тулды. Язучының юбилеена Чыршы авыл китапханәсендә «Шолоховны укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе эшләнде һәм «Китапның белмәгәне юк» дигән тамга астында әңгәмә үткәрелде. Укучылар игътибарына Михаил Александровичның «Тын Дон», «Поднятая целина», «Судьба человека», «Они сражались за Родину», «Дон хикәяләре» һ.б. әсәрләре тәкъдим ителде. Шолохов әсәрләрендәге геройлар – гади хезмәт ияләре. Аларның уйлары, кайгылары һәм шатлыклары, бәхеткә һәм гаделлеккә омтылулары, яңа тормыш өчен көрәшүләре әдипне һәрвакыт кызыксындыра. «Нахаленок» хикәясе балалар тормышы, казак хуторының мескен һәм хәлле кешеләре турында. Төп герой Миша – «Нахаленок» кушаматы алган малай. Семья һәм бөтен станица өчен авыр минутларда ул батырлык кыла: станицага килгән дошманнар турында сугышчыларга хәбәр итәр өчен, төнлә атка атланып, ут астында чаба. «Алешкино сердце» хикәясе язучының «Дон хикәяләре» дип аталган кыска новеллалар җыентыгы составына керә.
