«Гаилә- тормыш нигезе»
Май аенда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерле, иң мөһим нәрсә. Шуңа күрә Халыкара гаилә көнендә Олы Кавал авылы китапханәчесе «Чишмәкәй» балалар бакчасында «Гаилә- тормыш нигезе» дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Балаларга бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләп кителде. Балалар үзләренең гаиләләре һәм гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Гаилә турында шигырьләр укыдылар, гаиләнең әһәмияте турынд мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.
