Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Шатлык бәйрәме

Җәй белән бергә шатлык, елмаю һәм бәхетле балачак бәйрәме – Балаларны яклау көне дә килә. Халыкара балаларны яклау көне – барлык балалар өчен иң көтелгән бәйрәм. Бу көн күңелле һәм матур вакыйгалар белән истә калсын өчен Олы Битаман авылы китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә балаларны күңел ачу-уен программасына чакырды. Бу көнне балалар күңелле, якты, җылы һәм яхшы кәеф илендә булдылар. Алар күңелле уеннар программасында катнаштылар, хәрәкәтчән уеннар уйнап, тизлек һәм җитезлек күрсәттеләр, җәй, дуслык, тынычлык турында табышмаклар чиштеләр. Барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр бирелде. Бәйрәм күңелле, кызыклы булды. Балаларга вакытны бергә, ә иң мөһиме саф һавада үткәрү бик ошады.