Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җәйге уку марафоны

Күптән көтелгән җәйге каникуллар башланды. Укулар тәмамланды, ләкин бу китап укуны ташларга сәбәп түгел. Җәйге уку бит – мавыктыргыч,  кызыклы. Бу балалар китаплары, яңа тәэсирләр һәм белемнәр диңгезе. Июнь башында Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсе яшь укучылар өчен җәйге уку марафонын ачты. Китапханәче иң яхшы балалар китапларына күзәтү ясады, викторина һәм балалар әдәбияты турында әңгәмә үткәрде. Марафон сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Уку елы башында марафонга йомгак ясалачак, ә иң актив укучы китапханә бүләген алачак.