Балачак дөньясы – могҗизалар дөньясы.
Ел саен, җәй җитү белән, 1 июньдә безнең өчен җирдә иң кадерле кешеләр бәйрәмен – Балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез.
Балаларны яклау көне – безнең киләчәкнең тантанасы, бәйрәм, балаларның бәхетле булуы бары тик безнең кулларда булуын аңлыйсың! Балалар өчен бәйрәм 2 июньдә Чернышевка авыл китапханәсендә дә уздырылды.
Уку залында, яшь укучылар өчен викторина үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачу һәм танып белү уеннарында катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Аннары интерактив такта ярдәмендә шашка турнирында көч сынаштылар.
