Интеллектуаль викторина
Шыгали авылы китапханәсе мөдире балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә әдәбият буенча белемнәрен сынап карарга теләгән балаларны китапханә янындагы мәйданчыкка җыйды. Викторинаны үткәрүнең максаты – балалар карашын, аларның әдәбият, әйләнә-тирә дөнья буенча белемнәрен киңәйтү, әйләнә-тирә табигатьтән рациональ файдалану һәм саклау мөһимлеген ачу. Балалар уенда кызыклы логика биремнәре белән катнаштылар, хайваннар, кошлар һәм урман турында яңалык белдерделәр.
