Кояшлы җәй
Биектау авыл китапханәсе китапханәчеләре Биектау үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Балаларны яклау көненә «Җәй-искиткеч вакыт!» исемле чара уздырды. Чара барышында балалар күңелле һәм танып белү уеннарында бик теләп катнаштылар, табышмакларга, викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Шулай ук әлеге чарага китап күргәзмәсе дә әзерләнде, анда танылган балалар язучыларының китаплары тәкъдим ителде.
