Июнь. Алтысы. Пушкин безнең белән.
Ел саен Пушкин көнен билгеләп үтәбез, һәм һәр елны Бөек шагыйрьнең кабатланмас иҗаты белән очрашудан йөрәкләр җилкенә. Пушкин әкиятләре – балалар өчен дә бик кадерле. Бу әкиятләр безнең барыбызның күңеленә дә балачактан ук сеңеп калган, гомер буе хәтердә.
9 июнь көнне Чернышевка авыл китапханәсендә «Июнь. Алтысы. Пушкин безнең белән» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Очрашу башында китапханәче Александр Сергеевич Пушкин уйлап тапкан «Лукоморье» әкият иле, шагыйрьнең балачагы һәм иҗаты турында сөйләде, аннары Пушкинның әкиятләре буенча гадәти булмаган сәяхәт кылырга тәкъдим итте. Кызыклы сәяхәт барышында балалар табышмакларга җаваплар таптылар, кроссворд чиштеләр, үзләре яраткан шигырьләрне кычкырып укыдылар.
