Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Минем Ватаным – Россия

 Биектау авыл китапханәсе «Солнышко»  балалар бакчасында «Минем Ватаным – Россия» исемле әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга бөек, бай һәм көчле Ватаныбыз – Россия, аның халкы, авыллары һәм шәһәрләре, Ватаныбызны саклаучылар турында сөйләде. Чара барышында танып белү викторинасы узды. Викторина сораулары дәүләт символларына, туган якның тарихына, мәдәниятенә, фольклорына багышланды.