Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Рус шигърияте кояшы

6 июньдә Россиядә ел саен Пушкин көне билгеләп үтелә. Пушкин көненә Биектау авыл китапханәсе балалар өчен «Рус шигърияте кояшы» исемле әдәби викторина үткәрде. Балалар А.С. Пушкинның биографиясе белән таныштылар һәм аның әкиятләре буенча мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Чара барышында балалар викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, геройларның тышкы кыяфәтләре буенча әкиятләрне танып  белделәр. Китапханәче балаларны А.С.Пушкинның китаплары белән таныштырды.