Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ямьле туган ягым

11 июнь көнне Мүлмә авылы китапханәсе Мүлмә урта гомуми белем мәктәбе янында эшләп килүче лагерь балалары белән Россия көненә багышланган тарихи-танып белү сәгате үткәрде. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан тарихының бөек битләре, аны булдырган һәм куркыныч сәгатьтә аны яклаган кешеләр турында белделәр. Күрсәтмәлелек өчен дәүләт символикасын, истәлекле урыннарын һәм Ватаныбызның тарихыннан кызыклы тарихи фактларны чагылдыручы китаплардан торган күргәзмә тәкъдим ителде.Чараның ахырында балалар «Россия символлары», «Россия халыклары» темалары буенча сорауларга җавап бирделәр.