Табигатьтә кызыклы уеннар
Усад авылының Журавлев паркында балалар һәм өлкәннәр өчен «Корбан бәйрәме» хәйрия бәйрәме узды. Алып баручы бәйрәм турында сөйләде, ислам тарихы турында викторина үткәрде, балалар Коръәннән өзекләр укыды. Берничә мастер-класслар: аквагрим һәм мехенди, открыткалар буяу, кызыклы уеннар һәм конкурслар, брошкалар ясау һәм агач әйберләр буяу, яулык бәйләү, көянтә белән йөгерү, уенчыклар кисү, сатуда ислам товарлары һәм китаплары, татлы ризыклар эшләде. Шулай ук төрле яшь категорияләрендә футбол буенча турнир оештырылды. Барлык кунакларны шунда ук учакта пешерелгән иң тәмле пылау белән сыйлау бәйрәмнең кадагы булды. Бөтен авыл халкы бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерә!
