Россия күпмилләтле
Дачное авыл китапханәсендә Россия көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Россия көне – милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы. Барлык яшьтәге укучылар игътибарына Россия тарихы буенча, Россия дәүләтенең күп гасырлык тарихын ача торган китаплар тәкъдим ителде. Китаплар белән тәкъдим ителгән Бөек Ватан сугышы темасы аерым урын алып торды.
