Тынлык кычкыра торган урыннар!
Үзәк балалар китапханәсендә «Тынлык кычкыра торган урыннар!» 22 июнь-Хәтер һәм кайгы көненә багышланган патриотик сәгать узды. Биектауның 1 нче урта мәктәбенең мәктәп яны лагере балаларына Бөек Ватан сугышы һәйкәлләре турында сөйләделәр. Хәтта иң шау-шулы кешеләр дә пышылдап сөйләшә торган урыннар да бар. Кайда куллар үзеннән-үзе төшә. Җир хәтерли — хәтта син солдатның исемен белмәсәң дә. Бу һәйкәлләр Бөек Ватан сугышы турында гына сөйләмиләр. Аларны уйлаганда тамак төбендә төер килеп урнаша.
