Табигать һәм җәй
Җәйге сезон башлану белән барысы да саф һавада күп вакыт үткәрәләр, туңдырма һәм суыткыч эчемлекләр сатып алалар. Һәм еш кына азык-төлек савытлары һәм төргәкләре җиргә ташланган була. Җәмәгать урыннарында яшәүчеләрнең үз-үзләрен тоту культурасын күтәрергә кирәк. Экологик агарту кысаларында китапханәче мәктәпнең җәйге лагеренда тәрбияләнүче балалар белән әйләнә-тирә мохитне саклау, көнкүреш калдыкларын утильләштерү кагыйдәләре, табигатьне чүп-чардан һәм башка пычраклардан саклауның мөһимлеге турында әңгәмә үткәрде. Чарада катнашучылар калдыклар белән көрәшү ысуллары һәм фикерләре белән уртаклаштылар, экологик викторинада катнаштылар.
