Хәтер шәмнәре
Истәлек һәм кайгы көне алдыннан, Чернышевка авыл китапханәсе ватаныбызны яклап гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә багышланган «Хәтер шәмнәре» акциясендә катнашты. Чара башында сугышның беренче сәгатьләре һәм көннәре турында документаль хроника кадрлары күрсәтелде. Сугышның беренче көннәрендә совет солдатлары кылган батырлыклар, герой пионерлар, тылдагы яшүсмерләрнең авыр хезмәт көннәре, партизан отрядларында һәм фронтта аларның батырлыгы турында сөйләнде. Алга таба балалар ватаныбызның каһарманлыгы турында язылган шигырьләрне укыдылар, ә Шакурова Самира үзе иҗат иткән «22 июнь» исемле шигырен тәкъдим итте. Чарада Бөек Ватан сугышы турында китаплардан күргәзмә оештырылды
