Әдәбиятта һәм сәнгатьтә чәчәкләр
Табигатьнең иң гүзәл иҗатларыннан берсе-чәчәкләр. Алар безнең планетаны бизәүче кечкенә музалар. Чәчәкләр борынгы заманнардан ук рәссамнарны, шагыйрьләрне, архитекторларны, композиторларны бөек әсәрләр иҗат итәргә рухландыра. Юртыш авылы китапханәсе Пушкин картасы программасы кысаларында « Әдәбиятта һәм сәнгатьтә чәчәкләр» дигән мастер-класс үткәрде. Бу чарада китап укучылар чәчәкләр турында әдәбият белән таныштылар. Үз куллары белән гофрирланган кәгазьдән канәферләр ясадылар.
