Якташларыбыз сугыш кырларында
Биектау авыл китапханәсе «Якташларыбыз сугыш кырларында» исеме астында хәтер сәгате үткәрде. Укучылар дәһшәтле сугыш еллары, фронтта һәм тылдагы кешеләрнең чиксез батырлыгы, Ватанга тугрылыгы турында мәгълүматны тыңладылар. Чара барышында алар туган авыл тарихына экскурсия ясадылар. «Хәтер Китабы» битләреннән авыл ветераннарының, якташларыбызның сугышчан батырлыклары һәм алган бүләкләре турында белделәр. Укучылар китапханәдә булган сугыш вакыйгаларын яктырткан китаплар белән таныштылар.
