Хәтер һәм кайгы көне
1941 елның 22 июне – бер көнне миллионлаган гаиләнең киләчәккә булган өмете, тулы бер буынның язмышы җимерелгән көн. Бу көн Ватаныбыз тарихына канкойгыч һәм авыр сугыш башланган көн булып кереп калды. Коркачык авылы китапханәсе бу көнгә багышлап хәтер сәгате үткәрде. Китапханәче сугышның беренче көннәре, совет солдатларының батырлыгы турында сөйләде. Бу көнне илебезне яклап һәлак булганнар, фашистлар тарафыннан газапланган, ачлыктан һәм салкыннан һәлак булганнар турында, өлкәннәр белән беррәттән фашистларга каршы көрәшкән, батырлык күрсәткән балалар турында искә алынды.Чарада катнашучылар «Хәтер шәме» акциясенә кушылдылар.Теләге булган һәркем илебез тынычлыгы өчен үз-үзен аямаганнарга хөрмәт йөзеннән һәйкәл янында шәм кабызып, аларны искә алды.
