Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Истәлекләрнең ачы тынлыгы

Шәпше авыл китапханәсе укучылар өчен «Истәлекләрнең ачы тынлыгы» дигән тарихи хәтер сәгате үткәрде. Бергәләп Ватанны саклаучы солдатларны, офицерларны, тыл хезмәтчәннәрен – хатын-кызларны, картларны, балаларны искә алдылар. Китапханәче сугышның беренче көне хронологиясен сөйләде. Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре совет халкының батырлыгы турындагы истәлекне үз әсәрләрендә мәңгегә гәүдәләндергән. Рәссамнар, язучылар, музыкантлар, кинематографистлар дошманны җиңүгә үзләренең саллы өлешләрен керттеләр. Китап күргәзмәсендә документаль һәм матур әдәбият тәкъдим ителде. Чарада сугыш еллары җырлары яңгырады. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.