Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хәтер шәме

Без бу көнне – 22 июньне, коточкыч канкойгыч сугыш башланган көнне беркайчан да онытмаячакбыз. Илебезнең авыр заманга аяк баскан көне – сугышлар чоры, үз илебезне фашист илбасарларыннан саклау чоры. Ул совет халкын гына түгел, бөтен дөньяны фашист изүеннән азат итү өчен көрәшнең башлангычы була. Бу кайгылы көнне Кече Рәс авыл китапханәчесе кулланучылар белән бергә һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында шәмнәр кабызды. Чара азагында катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.