Хәтер һәм кайгы көне.
21 июнь көнне Казаклар авыл китапханәсе укучылары белән Хәтер һәм кайгы көненә багышланган патриотик кичә үткәрелде.Бу кичәдә укучылар белән авылыбызның геройларын искә төшердек,укучылар үзләренең сугышта катнашкан бабайларын искә төшереп әти-әниләре сөйләгән тарихи вакыйгаларны сөйләп үттеләр. Шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында бер минутлык тынлык белән искә алып, чәчәкләр куелды. 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елда элек кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Иртәнге сәгать 4тә фашистлар Германиясе һәм аның союздашлары, сугыш игълан итмичә генә, Советлар Союзы чикләренә бәреп керә.
