Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Наркотикларга юл- ЮК!

26 июньдә Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне. Наркоманияне, һич арттырмыйча, безнең гасырның иң куркыныч күренеше дип атарга мөмкин. Аның мәкерле челтәрләренә көннән-көн проблемалардан һәм стресслардан качарга омтылган кешеләр күбрәк эләгә. Нәкъ менә шуңа күрә дә Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне оештырылды, ул бөтен кешелеккә бу коточкыч чир турында искә төшерә.

Каенлык авылы китапханәсендә яшүсмерләр өчен файдалы мәгълүмат сәгате булып узды. Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән танышу, наркотик матдәләр кулланучы һәм башка наркотиклар белән мавыгучы затлар белән үз-үзләрен хәвефсез тоту күнекмәләрен барлау. Китапханәче балаларны наркотиклар куллануның зарары һәм нәтиҗәләре турында брошюралар һәм китаплар белән таныштырды.