Наркотиклар – ул агу
26 июнь – Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Усад авыл китапханәсендә күргәзмәдә китапханә фондыннан наркомания проблемасына, ил халкының сәламәтлегенә һәм милли иминлеккә глобаль куркыныч янавына багышланган китаплар һәм брошюралар тәкъдим ителде. Аларның битләрендә наркоманиянең яшьләрнең физик һәм әхлакый сәламәтлегенә һәм җәмгыятьнең социаль тотрыклылыгына тискәре нәтиҗәләре яктыртыла.
