Бездән башка беркем дә
1 июльдә сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата кысаларында, шулай ук Ватанны саклаучылар елы уңаеннан авыл китапханәсендә Туган илебез намусын саклап көрәштә катнашучыларга багышланган батырлык сәгате үткәрелде. Балалар кыскача бу истәлекле көннең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Әфган һәм Чечен сугышлары, Сириядәге, Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре һәм Украинадагы МХО ветераннары турында белделәр. Чарада катнашучылар Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин, МХО катнашучысы һәм ветераны чыгышын карадылар, бу чыгыш яшь тыңлаучыларга тәэсир итте. Чара ахырында А.Силкинаның «Аргамак» әдәби журналыннан «Держись, браток» шигыре укылды. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары: һәлак булучылар һәм исәннәр истәлегенә лаеклы булыйк.
