Әдәбият иле
Олы Кавал урта мәктәбендә җәйге мәктәп яны лагеренда укучылар өчен «әдәбият иле» дигән әдәби-уен программасы кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Балалар әдәби викторина сорауларына күңелле һәм актив җаваплар бирделәр, конкурсларда катнаштылар, яраткан әсәрләрен кычкырып укыдылар. Балалар яраткан әкиятләрен искә төшерделәр, хәтерләрендә кайбер, бәлки, онытылган детальләрне яңарттылар, ә кемдер, мөгаен, үзе өчен ниндидер яңалык белгәндер. Әмма иң мөһиме, уен барышында балаларда әкиятләр укырга һәм яңадан укырга теләк туды. Чөнки «Әкият – ялган, ә анда ишарә – Яхшы егетләргә сабак»
