Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

ТАССР: үз тарихыңны кадерлә

ТАССР оешуга 105 ел тулу уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсендә тематик күргәзмә оештырылды. Татарстан Республикасының Автономияле Совет Социалистик Республикасы статусындагы бу чоры бөтен ил тарихында да, татар халкы тарихында да гаять зур эз калдырды. Бу чор турында китаплар, журнал һәм газета публикацияләре язылды. Бу тарихи гасыр якты хезмәт казанышлары, ТАССР халкының фашист Германиясен җиңүдә батырларча катнашуы, зур фәнни ачышлар белән билгеләп үтелә. Татарстан АССРда туган, яшәгән һәм эшләгән чын мәгънәсендә мәшһүр кешеләрнең меңнәрчә исеме тарихка мәңгелеккә кертелгән. Ачылган күргәзмәдә Татарстанның совет чоры турындагы фактларны сөйләүче китаплар тәкъдим ителә. Китапларда һәм альбомнарда Татарстан районнарының аякка басу тарихы, республика муниципалитетлары үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләр турында бәян ителә.