Күңелле Ромашка
2008 елдан 8 июльдә Россиядә искиткеч бәйрәм – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне барлыкка килде. Җәйнең бу матур көне очраклы гына сайланмаган – кешеләр бу көнне изге Петр һәм Феврония Муромскийларны – гаилә бәхетен, мәхәббәтен һәм тугрылыгын яклаучы изге князьләрне хөрмәтлиләр.
Бәйрәмнең символы – ромашка – бу гади кыр чәчәге элек-электән Русьта мәхәббәт символы саналган.
Чернышевка авыл китапханәсендә Гаилә, тугрылык, мәхәббәт көне алдыннан «Күңелле Ромашка» дип исемләнгән котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс узды. Бу дәрес беренче карашка гади генә кебек тоелса да, бик үк җиңел булмады, әмма барлык катнашучылар да аны башкарып чыкты! Балалар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үзләренең яраткан әниләренә һәм әтиләренә открыткалар бүләк итәргә булдылар.
