Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гаилә учагы җылысы.

Кече Рәс авыл китапханәсендә клубы белән берлектә гаилә көненә багышланган чара үткәрелде. Бәйрәмдә 50 ел бергә гомер иткән алтын юбилярларны котладылар. Гариповлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медале тапшырылды. Юбилярлар һәм бәйрәм кунаклары өчен концерт программасы әзерләнгән иде, җылы котлаулар һәм теләкләр яңгырады.