Сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт буенча күргәзмә, эстафеталар.
9 июлдә Шигали авылы китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешенә, спортка багышланган китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәгә килүчеләр китапханәче белән сәламәт яшәү рәвеше, сәламәт яшәү рәвешенең 7 төп кагыйдәсен үтәү зарурлыгы турында сөйләштелэр. Бу кешенең сәламәтлеген ныгытуга һәм авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән яшәү рәвеше. Башка сүзләр белән әйткәндә, сәламәт яшәү рәвеше – ул сәламәтлекне саклауны һәм ныгытуны мөмкин кадәр күбрәк тәэмин итәчәк кагыйдәләр исемлеге.
8 июль көнне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Шигали авыл китапханәсе Шигали мәдәният йорты белән берлектә балалар һәм өлкәннәр өчен бәйрәм үткәрде. Спорт мәйданчыгында күңелле эстафеталар узды, анда көндәшләр үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен һәм тупны гына түгел, командаларга берләшә белүләрен күрсәттеләр. Спорт ярышлары тәмамланганнан соң рәсем конкурсында катнашучылар грамоталар һәм иҗади бүләкләр белән бүләкләнделәр.
