Гаиләгездә тынычлык саклагыз
8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көн Петр һәм Феврония Муромскийлар истәлегенә сайланган һәм Россия Федерациясендә аеруча хөрмәт ителә. Җәмгыятьтә традицион гаилә кыйммәтләрен үстерү кысаларында Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә яшь кулланучылар өчен гаилә һәм гореф-гадәтләр турында әңгәмә үткәрелде. Чара барышында китапханәче бәйрәм символы- ромашка ясау буенча мастер – класс үткәрде, балалар Петр һәм Феврония турында мультипликацион фильм карадылар, гаиләләре һәм гаилә традицияләре турында сөйләделәр.
