Күренекле якташ
Гыймадиев Алмаз Марс улы – язучы, журналист, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Язучының туган көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә авторның әсәрләрен кычкырып уку сәгате узды. Чара барышында балалар Алмаз Гыймадиевның биографиясе, иҗаты белән таныштылар. Аның китапханә фондында «Ниязның рекордлар китабы», «Кәҗә һәм кәрәзле телефон», «Хуш, Тамчыгөл!», «Шоколадлы тәнәфес» китаплары бар. Сайлап алып, авторның кайбер хикәяләре укылды. Укылган хикәяләрдән балалар нәни геройларның характерлары, аларның көндәлек шатлыклары һәм кайгылары, үзара мөнәсәбәтләрендәге зарарсыз шаяртулар ничек ачылганын белделәр.
