Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Күпкырлы шәхес

18 июльдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, милли рухлы талантлы язучы Зиннур Хөснияр туган көнен билгеләп үтә. Зиннур Хөснияр – язучы-прозаик, хикәяләр, повестьлар һәм романнар, шулай ук балалар өчен әкиятләр авторы. Язучының туган көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, анда биографик материаллар һәм авторның әсәрләре тәкъдим ителә. Әсәрләрендә ул авыр язмышларны оста сурәтли, укучының соклануын уята. «Терсәк сугышы», «Эттән туган» романнарында әхлакый проблемалар күтәрелә. «Хуш, авылым!» әсәрендә кулак итеп Себергә сөрелгән крестьяннарның язмышы белән бәйле реаль вакыйгалар урын алып тора. Аның балалар өчен дә китаплары бар: «Шүрәле шаяруы», «Тормыш китабы: балалар өчен әхлак дәресләре» шундыйлардан. Күргәзмәгә шулай ук гамәлгә куючысы һәм озак еллар баш мөхәррире Зиннур Хөснияр булган «Сәхнә», «Салават күпере» журналларының яңа номерлары да куелды.