Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар язучысы Алмаз Гыймадиев

Биектау авыл китапханәсе китапханәчеләре 3 нче мәктәпнең хезмәт лагере балалары өчен Алмаз Гыймадиевның туган көненә багышланган әңгәмә үткәрде. Китапханәче укучыларга аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, А.Гыймадиевның Биектау районының Олы Битаман авылында тууын аерым билгеләп үтте. Балаларны аның хикәяләре белән таныштырды. Язучының «Телефонлы кәҗә», «Санкция», «Әби  һәм «контакт» хикәяләрен тыңлап уздылар, чара ахрында бергәләп  төп геройларның эш – гамәлләре турында фикер алыштылар.