Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җәй турында укыйбыз

Җәй-искиткеч чор, ул көлү, елмаю һәм яхшы кәеф. Ә тагын җәй – укырга вакыт ул! Җәйге каникуллар-китапка яңа укучыларны җәлеп итү, иҗат атмосферасы булдыру, күңелле һәм файдалы вакыт үткәрү өчен уникаль мөмкинлек. Юртыш авыл китапханәсе «Җәй турында укыйбыз» дигән кычкырып уку үткәрде. Бу чарада китап укучылар җәйге темага кагылышлы китаплар белән таныштылар. Алар бер-берсенә җәй турындагы хикәяләрне һәм яраткан шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар.