Яңа китап
29 июльдә Олы Битаман авылы мәдәният йортында үзешчән шагыйрә Рәхилә Маликованың «Уфалла арбасы» шигырьләр җыентыгы басылып чыгу уңаеннан, китапны тәкъдир итү кичәсе булып узды. Чараны китапханә, җирле «Ак калфак» оешмасы, мәдәният йорты берлектә уздырдылар. Маликова Рәхилә Габдулла кызы Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туа. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Яшел Үзән районы Олы Яке, Биектау районы Суыксу, Олы Битаман мәктәпләрендә биология, география фәннәре укыта. Эшләү дәверендә күпсанлы дәүләт буләкләре белән бүләкләнә. «Уфалла арбасы» – үзешчән шагыйрәнең тәүге китабы. Чарага язучылар Рафис Корбан, Алмаз Гыймадиев, Алмаз Хәмзин кайттылар. Шулай ук драматург Данил Салихов та катнашты кичәдә. Чара җырлар, шагыйрәнең шигырьләрен уку, котлаулар белән үрелеп барды. Җылы атмосферада, бер сулышта узды.
