Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Аккош булып кайтыр әле

Якташ язучы Габдулла Шәрәфинең туган көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә портрет-күргәзмә ясалды. Габдулла Шәрәфи Биектау районының Кече Битаман авылында туа. Бөек Ватан, совет-япон сугышларында катнаша. КДУның рус теле һәм әдәбияты факультетында читтән торып укый. Озак вакыт «Совет Татарстаны» газетасында бүлек мөдире булып эшли. 1962-1964 елларда Мәскәү шәһәрендә Югары партия мәктәбендә укый. Татарстан Республикасының һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Матбугат һәм әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.