Күпме һөнәр булса – шулчаклы юл.
Һөнәрне сайлау – тормышта кабул ителә торган мөһим карарларның берсе, чөнки без барыбыз да эшнең безнең мәнфәгатьләргә, мөмкинлекләргә туры килүен һәм шатлык китерүен телибез. Чернышевка авыл китапханәсендә китап укучылар белән профориентация буенча әңгәмә үткәрелде. Балалар, балачакта кем булырга хыялланганнарын искә төшерделәр, һәм аларда шул ук һөнәрне хәзер сайлау теләге сакланганмы икәнен билгеләп үттеләр. Балаларга нинди һөнәрләр ошавын гомумиләштереп, укучылар һөнәр сайлауга йогынты ясаучы факторларны ачыкладылар.Чара барышында балалар «Киләчәк һөнәрен сайлау» видео ролигын карадылар, хәзерге көндә яңа һәм модалы һөнәрләр турында белделәр, хезмәт турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде, үз әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр.
